“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” кысаларында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән “Өй-мәктәп-өй” акциясе уздырды.
Чара барышында Зөлфия Рахманова балаларга ничек итеп өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә имин, куркынычсыз итеп барырга-кайтырга кирәклеген юл кагыйдәләре ярдәмендә аңлатты. Шулай ук балаларга яктылык кайтаргыч “капчык”-сумкалар бирде һәм белешмәлекләр таратты.

.jpg)


Нет комментариев