Автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган лениногорскилы ханымның машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнгән
Лениногорскида яшәүче 46 яшьлек хатын-кызга карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү ачыклаганча, быелның 24 гыйнварында хатын-кыз исерек хәлдә автомашина йөрткән өчен инде хөкем ителгән булган. Ул вакытта суд аны 280 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итеп, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүне тыйган.
Агымдагы елның 11нче маенда Лениногорск — Чирмешән юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекторы якынлашып килүче «Киа Рио» машинасын күреп, транспорт чарасының номерларын - дәүләт базасындагы номерлар белән чагыштырган.
Автомобиль белән идарә итүче бер тапкыр гына булса да шушы машинада хокук сакчылары игътибарына эләккән булса, машина номерлары шул базага кертелә. База тиешле белешмәне шунда ук ачып сала - әлеге машинаның йөртүчесе исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була.
Беркетмә буенча инспектор машина йөртүче тикшермичә уздырып җибәрә алмый. ГАИ инспекторы шоферга туктарга боерык бирә, руль артындагы хатын-кыз автомобиль белән идарәсен югалтып, юл кырыена төшеп китә. Медицина тикшерүе узудан баш тартса да, шоферның исереклеге күзгә бәрелеп тора.
Әлбәттә, медицина тикшерүен узудан баш тарту хокук җаваплылыктан азат итми. Россия Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә юл-патруль хезмәте инспекторы узып баручы машиналарны туктаткан, ике машина йөртүчене понятой сыйфатында җәлеп иткән, тиешле беркетмәгә аларның үз имзаларын куйган. Хатын-кыз машина белән идарә итүдән читләштерелгән, автомобиль штрафстоянкага озатылган.
Автотранспорт руле артына исерткеч эчемлекләр кулланганан соң утырган шофер –җинаятьче, суд каршына баскан хатын-кыз үзенең дә шундыйлар рәтенә керүен аңлап, бик нык үкенүен белдергән, хәтта башын күтәрергә дә оялган. Әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый, хокук сагында торучылар тиешле карарны чыгарган.
Җинаятьне йомшартучы кайбер хәлләрне һәм авырайткыч хәлләрнең булмавын исәпкә алып, суд тарафыннан гаепләнүчегә хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калынып, 1 ел дәвамында мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән. Шулай ук, транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшләрдән 2 ел да 6 айга мәхрүм иткән.
Хөкем ителүченең милке булган «Киа Рио» автомобиле суд тарафыннан дәүләт милкенә конфискацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев