Азнакай районында бәрелешкән ике машинаның да йөртүчесе үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай районында бәрелешкән ике машинаның да йөртүчесе үлгән

Кичә төнге сәгать бердән соң Татарстанның Азнакай районында Каменка торак пункты янында юл-транспорт һәлакәте булган.

 

Анда Удмуртия номерлары куелган «Лада Приора» һәм Татарстаннан уникенче модельле «Лада» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, бәрелешкәч, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Ике машина йөртүчесе дә шунда ук үлгән. Аларның икесенә дә 30 яшь тирәсе», — дип сөйләде авария шаһитлары.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев