Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Бер атна дәвамында Лениногорскида 7 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

Лениногорскида 14 июнь - 20 июнь атнасында 7 исерек хәлдә машина йөртүче тоткарланган.

 

Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Ә  Сабантуй бәйрәмендәге ялда 2 исерек автомобиль йөртүче тотылган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Административ кодекс нигезендә, исерек килеш йөрткән өчен 30 000 сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Ә Җинаять кодексы нигезендә, исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен, шоферга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев