Чаллы янында «БМВ» белән «Лада» бәрелешкәннән соң, ике кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Чаллы янында «БМВ» белән «Лада» бәрелешкәннән соң, ике кеше һәлак булган

Чаллы янында «БМВ» белән «Лады» машиналары кара-каршы бәрелешкәннән соң ике кеше һәлак булган. Бу хакта. Бу хакта һәлакәт урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе сөйләде.

 

Авария кичә кичке сәгать бишләрдә Яр Чаллы — Яңа бистә трассасында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «БМВ» машинасын йөртүче каршы юлга чыккан һәм 14нче «Лада» белән кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешүдән ике машина да юл кырына очып чыккан. «Лада» машинасы әйләнеп капланган.

«Авария нәтиҗәсендә „Лада“ машинасын йөртүче һәм пассажирлар җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булды», — дип сөйли агентлык журналисты.

Һәлак булучылар — Яр Чаллы гаиләсе, 61 яшьлек ир-ат һәм 60 яшьлек хатын кыз.

«Иномарка йөртүче, тизлеген арттырып, „узу тыелган“ билгесе зонасында каршы як юлга чыккан», — дип аңлатты «Татар-информ» га Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев

 

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев