Дүрт татарстанлы Самарада һәлак булган
Татарстан автомобиле Самара өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хәл 5 февральдә кичке җиделәр тулганда була. 36 яшьлек Lada Priora шоферы нык кар яуган шартларда руль белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, анда Volvo белән бәрелешә. ДТП нәтиҗәсендә Лада шоферын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Ә аның дүрт...
Татарстан автомобиле Самара өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.
Бу хәл 5 февральдә кичке җиделәр тулганда була. 36 яшьлек Lada Priora шоферы нык кар яуган шартларда руль белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, анда Volvo белән бәрелешә.
ДТП нәтиҗәсендә Лада шоферын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар. Ә аның дүрт пассажиры - өч ир-ат һәм бер хатын-кыз вакыйга булган урында җан бирә.
текст һәм фото: "Әлмәт таңнары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев