«Иң кыйммәтлесе турында онытма!»: Лениногорскида  балаларның иминлеге буенча акция узды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

«Иң кыйммәтлесе турында онытма!»: Лениногорскида балаларның иминлеге буенча акция узды

Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәре һәм районында «Игътибар, балалар» акциясе бара. Чара балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Лениногорскида " Игътибар, балалар!» кысаларында, «Иң кыйммәтлесен эләктер» акциясе узды. Аны «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе  һәм 27 нче балалар бакчасы оештырды. 

Акциянең максаты - балаларны автомобильдә  йөрткәндә махсус җайланмаларның мөһимлеген искә төшерү. Катнашучылар мәгълүмат стендлары урнаштырдылар, әңгәмәләр үткәрделәр һәм белешмәләр өләштеләр. 

«Мондый чаралар балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итәр, дигән максат белән үткәрдек», – ди «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе  профилактика бүлеге Эльвира Кирдянова.

Онытмагыз: бала - иң кыйммәтле пассажир! 

фото: Э.Кирдянова


Нет комментариев