ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган

Юлларда имин йөрегез.

Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Сарман районында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән, алар арасында бала да бар.

Авария Чаллы – Сарман трассасының 30нчы чакрымында, Шыгай авылы янында килеп чыккан. Анда Volvo йөк машинасы белән «Лада Икс Рей» җиңел автомобиле бәрелешкән.

Башлангыч фаразлар буенча, җиңел автомобиль каршы як полосага чыккан. Машина эчендәге биш кешенең дүртсе һәлак булган. 13 яшьлек кыз авыр хәлдә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.

Әлеге юл һәлакәте факты буенча прокуратура тикшерү үткәрә, аның барышы күзәтчелек астына алынган. Вакыйга урынына Сарман районы прокуроры Алексей Панишев та килгән булган.


Нет комментариев