Куакбаш авылына бара торган юлда авария булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Куакбаш авылына бара торган юлда авария булган

Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән ир-ат белән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.

 


Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә Лениногорскидан Куакбаш авылына бара торган юлда булган. Анда ундүртенче модельле «Лада» һәм «Лада Приора» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.


Юл-транспорт һәлакәтендә ундүртенче модельле «Лада» автомобилендәге ир-ат һәм «Лада Приора»да утырган хатын-кыз имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

 

https://tatar-inform.tatar


 


Нет комментариев