Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск автоинспекциясе тиешсез урындагы автомобильләрне махсус тукталышка озатты

Лениногорскида транспорт чараларын парковкага кую кагыйдәләрен бозуга юнәлдерелгән рейд узды.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе юл билгеләре  белән машина кую тыелган урыннарда контрольне көчәйтте.

Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре берничә хокук бозу очрагын ачыклаган, нәтиҗәдә 4 автомобиль эвакуацияләнгән һәм махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган.

Хәзер тоткарланган машиналарның хуҗаларына административ штраф түләргә генә түгел, ә эвакуатор хезмәте һәм авто саклау чыгымнарын да капларга туры киләчәк. Машина йөртүчеләргә карата РФ Административ Кодексы 12.16 маддәсенең 4 өлеше буенча беркетмәләр төзелде, бу  2 мең  250 сум күләмендә штраф дигәнне аңлата.

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл билгеләренә игътибарлы булырга һәм автомобильләрен махсус  урыннарда гына калдырырга чакыра.

 

фото: И.Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев