Лениногорск муниципаль районында "Игътибар, балалар" чарасы узачак
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск муниципаль районында "Игътибар, балалар" чарасы узачак

Республика территориясендә, шул исәптән муниципаль районда “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы узачак.


Ул 20 майдан башланып, 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе» Лениногорск филиалы.

Әлеге чара юлларда балалар һәм яшүсмерләр катнашында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән.

Шушы елның 4 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала үлгән, 101е төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чорында 114 авария булган. Быел исә ел башыннан республикада бала-пассажир катнашында 57 юл фаҗигасе булган.

 


Нет комментариев