Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районы юлларында өч айда 10 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен, аларда балаларның җәрәхәтләнүен булдырмауны профилактикалау өчен бер-бер артлы берничә рейд үткәрде.

 “Бала-төп пассажир” профилактик рейды балаларны махсус куркынычсызлык каешын каптырып, бала өчен булган креслоларда йөртүне тикшерүне максат иткән иде. Юл иминлеге инспекторлары үзләре туктаткан, кечкенә пассажирлары булган автомобиль хуҗаларының бу таләпләрне үтәвен билгеләп үтте. 

Агымдагы елның өч аенда республика юлларында 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше яраланган. Узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда һәлак булучылар саны 17 гә арткан. Ә юл-транспорт һәлакәтләре 32 гә азрак, бу фаҗигаларда яраланучылар саны быелгы белән чагыштырганда 67гә кимегән.

Лениногорск муниципаль районы буенча быелгы өч айда юл-транспорт һәлакәтләре саны – 6, һәлак булучылар юк, әмма 10 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда юл һәлакәте очрагы 3 кә кимрәк, әмма 2025 нче елда бер кешенең гомере өзелгән, яраланучылар саны 1гә артыграк.

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлегендә район юлларында юл-транспорт һәлакәте очракларында  кешеләрнең, балаларның яралануын киметү яисә бөтенләй булдырмауга юнәлдерелгән профилактика эшен тагы да арттыру, тикшерү рейдларын ешайту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата җәзаларны кырысайту кирәгенә басым ясыйлар. Юллар иминлеге – уртак җаваплылык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев