Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бала зыян күргән

Бу көннәрдә һәлакәтләр теркәлә.

19 апрельдә 13.00 сәгатьләр тирәсендә Лениногорск –Чирмешән автоюлында ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Лениногорск автоинспекциясе.

1993нче елгы шофер “Тойота Лэнд Крузер” машинасында  Лениногорск юнәлешенә таба юл чатында сулга борылганда, “Рено Сандеро” машинасына юл бирмәгән. 1954нче елгы шофер “Рено”да туп-туры каршы якка хәрәкәт итә торган булган. 

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, “Рено Сандеро” машинасындагы 2018нче елгы пассажир бала зыян күргән, аны Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр. Бала махсус тотып тору җайланмасында булган. 

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы булырга һәм балаларны йөрткәндә махсус җайланмаларны кулланырга чакыра.

 

фото: ГАИ Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев