Лениногорск студенты автоинспекция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмавы өчен кулга алынган
Биш административ беркетмә.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясенең патруль машинасы тонировкаланган пыялалы автомобильне күреп алган һәм туктарга таләп итеп сигнал биргән. Ярты ел элек кенә йөртү таныклыгына ия булган машина йөртүче туктау турындагы таләпне игътибарсыз калдырган.
Ул тизлеген кискен арттырган һәм шәһәр урамнары буйлап артыннан килүче инспекторлар машинасынан качарга тырышып караган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны шәһәр ЗАГСы янында блокировкага алган. Әмма егет автомобилен эчтән бикләгән һәм документлар күрсәтүдән яки транспорт чарасыннан чыгудан баш тарткан. Шуның белән үзенең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмавын күрсәткән.
Нәтиҗәдә, автомобиль белән идарә иткән Лениногорск нефть техникумында укучы студентка карата 5 административ беркетмә төзелгән.
Әлеге исәпкә юл иминлеге таләпләренә туры килмәгән тонировка, өстәмә яктылык приборлары, автоинспекторларның туктарга кушучы таләбенә һәм полиция хезмәткәрләренә буйсынмау, шуңа өстәп, руль артына яңа гына утыручы икәнен күрсәткән билгесе булмау да керә.
Суд барлык хәлләрне карап чыгып, РФ Административ кодексы 19.3 маддәсе нигезендә хокук бозучыны 10 тәүлеккә административ кулга алу карары чыгарды.
фото: Лениногорск ГАИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев