Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск суды исерек килеш утырган шоферга карата хөкем чыгарды

Лениногорск прокуратурасы 48 яшьлек Башкортстан кешесенә белдерелгән гаепләүне хуплады.

Ир-ат спиртлы эчемлек кулланып, автомобиль руле артына утыруда гаепләнә.

Суд тикшерүе буенча, 2023 елның декабрендә гаепләнүче исерек хәлдә «Камаз 69703Н» эш машинасына утыра. Шунысын да әйтергә кирәк: ир-ат элегрәк спиртлы эчемлек кулланып, “права”сыннан мәхрүм ителгән булган. Ул эшли торган оешма җитәкчелеге дә бу хакта белмәгән.

2023 елның декабрендә ир-атны юл-патруль хезмәте инспекторлары шәһәрнең Трубная урамы, 6нчы йорт территориясендә туктата. Йөк автомобиле руле артындагы ир-атка исереклеккә медицина тикшерүе узарга чакыралар, тик ир-ат риза булмый, баш тарта.

Суд утырышында ир-ат үзенең гаебен таный. Суд аңа җәза билгели: 240 сәгатьлек мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев