Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида авариядә «УАЗ Патриот» алты машинага зыян салган

Лениногорскиның 12 нче лицее янында массакүләм юл-транспорт һәлакәте очрагы килеп чыккан һәм 6 машина зыян күргән.

Лицей янында туктатып калдырылган УАЗ Патриот автомобиле тормоздан ычкынып киткән һәм шушында ук парковкада торган машиналарга килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә 5 чит кеше машинасына һәм үзенә дә зыян салган. Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән алынган мәгълүмат буенча, бу һәлакәт бер кешенең дә сәламәтлегенә бәла-каза китермәгән.

Әмма автомобиль хуҗасына административ җаваплылык тотасы һәм җимерелгән автомобильләр өчен түләргә кирәк булачак.

 

фото Лениногорск ГАИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев