Лениногорскида беренче сыйныфлар «Юл йөрү кагыйдәләре иленә» сәяхәт итте (+фотолар)
Лениногорск шәһәренең 1 нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашында «Җәяүлеләр рәтенә кабул итү» профилактик чарасы үтте.
Ул «Көзге каникуллар» профилактик чарасы кысаларында уздырылды.
1 нче сыйныф укучылары юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, юл билгеләре һәм светофор сигналларының мәгънәсе турындагы белемнәрен ныгытты.
Чара уен, танып белү формасында узды. Иң элек, укучылар юл йөрү кагыйдәләре турында мультфильм карады, барлык табышмакларны чиште һәм станцияләр буйлап «Юл йөрү кагыйдәләре иленә» сәяхәт итте. Профилактик чара истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев