Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида һәлакәт урынын ташлап качкан шофер җинаять җәзасы алган булган

Лениногорскиның Крупская һәм Ленинград урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булган шофер тоткарланды.

Әлеге юл-транспорт очрагын видеоязмга төшереп, социаль челтәрләргә куйганнар. Автомобиль руле артында утыручы һәлакәт урыныннан качып киткән. Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге әлеге хәлне үз контроленә алып, тикшерү үткәргән.

Тикшерү үз нәтиҗәләрен биргән, хокук бозучының 1983 нче елгы ир-ат булуы ачыкланган һәм ул тоткарланган. Һәлакәт урынын ташлап китүченең беркадәр вакыт элек, Россия Федерациясе Җинаять кодексы 264.1 маддәсе нигезенендә, исерек хәлдә руль артына кабат утырганы өчен җинаять җәзасына тартылуы ачыкланган. Ул автомобиль белән идарә итүдән мәхрүм ителгән булган.

Шофер үзенә кагылышлы материалларны суд караганчы, тоткарланган булган. 26 сентябрьдә Лениногорск суды юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан машина йөртүченең эшен карады. Ир-ат авария ясап кына калмаган, ә берничә төрле хокук бозуга  да юл куйган.

Лениногрск суды эш материалларын карап, үз карарын чыгарган: шофер 2 елга йөртү хокукларыннан мәхрүм иткән һәм 45 мең сум штрафка тартылган. Кулга алынганда полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, суд тарафыннан аңа  5 тәүлеккә арест билгеләнгән . Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән  өчен машина йөртүче 13 тәүлеккә кулга алынган.

Фото: Лениногорск ГАИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев