Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек егет исерек хәлдә рульгә утырып киткән һәм гаилә автомобильсез калган
Әлегә вакытлыча, азаккы сүзне суд әйтәчәк.
Исерек шофер идарә иткән «Chery» машинасын дәүләт файдасына конфискацияләүләре дә мөмкин. Машина хокук кагыйдәләрен бозучы һәм аның хатынының уртак акчасына сатып алынган булган.
Алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырган лениногорскилыны, ГАИ инспекторлары документлар тикшерү өчен туктаткан. Әмма егетнең исереклеге алкотестердан башка да сизелерлек булган.
Ә шоферның документларын тикшергәндә тагын бер нәрсә ачыкланган, хокук бозучы моңа кадәр дә медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган күрәсең.
Исерек килеш йөргән өчен җәза алган машина йөртүчене, хәзер инде җинаять җаваплылыгы көтә. Җинаять эшен тикшерү вакытына автомобиль хуҗалардан тартып алынган һәм махсус стоянкага куелган.
Тагын шунысы бар, исекрек хәлдә бер кабат руль артында тотылучы, янә рульгә шул хәлдә утырса, автомобильнең җинаять кылу чарасы буларак, дәүләт файдасына китүе мөмкин. Әлегә хокук бозу турында материаллар судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев