Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шофер гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтендә пассажир умыртка баганасын сындырган

Руль артына аек хәлдә утырырга кирәк икәнен белмәүчеләр һаман кимеми.

Шәһәрнең Заводская урамында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары шикле күренгән машинага тукталырга боерган. Әмма шофер аларның законлы таләбенә буйсынмыйча юлын дәвам иткән.

Инспекторлардан качарга ниятләп тизлеген арттыра төшкән һәм электр баганасына килеп бәрелгән.

Руль артында утыручының ни өчен качарга теләве тиз ачыкланган, ул лаякыл исерек булган. Бәрелү нәтиҗәсендә машинаның пассажиры көчле җәрәхәт алган, аның умыртка баганасы сынган. Шулай ук электр тапшыру линияләре зарарланган, бу якындагы нефть качалкаларының эшен туктатуга китергән.

Элегрәк ир-ат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән булган. Күрәсең, бу аны акылга утыртмаган, алкоголь кулланганнын соң чаяланып юлга чыгу аның гадәтенә әйләнә башлаган.

 Хокук бозучы исерек шоферга карата  беркетмәләр төзелде, ул РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе 2 өлеше нигезендә - транспорт чарасы белән исерек хәлдә кабат идарә иткәне,  12.25 маддәсе - полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәве,  12.24  маддә нигезендә – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып кеше сәламәтлегенә зыян китергәне, 12.33 маддә буенча - юл корылмаларына яисә башка объектларга зыян китергәне өчен җавап тотачак.

Шуның өстенә руль артына утыручы йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән һәм  транспорт чарасын иминиятләштермәгән булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев