Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шофер полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән

Лениногорск автоинспекциясе юл кагыйдәләренә җитди карарга өнди.

Үткән ял көннәрендә Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өч шоферны туктаткан. Аларның берсе шушындый ук закон бозуы өчен беркадәр вакыт элек инде туктатылып, тиешле җәзасын алган булган.

Бу юлы хокук бозучыга карата РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе карала. Өстәвенә ул тоткарланганда полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган, шуңа бәйле рәвештә РФ Административ кодексының 19.3 маддәсе 1 өлеше буенча Лениногорск шәһәр суды тарафыннан 5 тәүлеккә кулга алынган.

Шулай ук чираттагы тапкыр 15 яшьлек яшүсмернең питбайк белән идарә итүенә чик куелган. Әлеге питбайк йөртүченең әнисенә карата закон маддәсе буенча беркетмә төзелгән. 

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе 3 өлеше буенча 30мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән. Материаллар исәпкә кую турында Карар кабул итү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.

узган шимбә-якшәмбе көннәрендә 50дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртә.

 

Фото: Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев