Лениногорскида юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча акция узды
Кирәкле, мөһим акция.
Лениногорск шәһәрендә Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге, Дәүләт автоинспекциясе һәм 6нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик акция узды.
Чараны оештыручылар тәүлекнең караңгы вакытында кулланылучы яктылык кайтаргыч элементларның мөһим булуы турында урамнан үтеп баручыларга сөйләделәр.
Шулай ук яктылык кайтаргыч беләзекләр дә тапшырдылар. Әлеге аксессуарлар лениногорскилыларга фара яктысында юлда күренеп торырга ярдәм итәчәк.
«Куркынычсызлык – беренче урында. Юлларда һәрбер кеше исән-имин йөрсен», – ди Лениногорск автоинспекция вәкиле Анастасия Ибряева.
фотолар: А. Ибряева





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев