Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «Встречная полоса» (каршы як юл) рейды узачак

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларны ныклап тикшерәчәкләр.

Әлеге чараның төп максаты автомобиль йөртүчеләрнең тыелган урында яисә куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә каршы як полосага чыгуларын  туктату.  Мондый хәрәкәтләр еш кына маңгайга-маңгай бәрелешләренә китерә. 

Мондый хокук бозулар өчен каралган җәза турында искә төшерәбез: 

- 7 500 сум штраф яки 4-6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
- Кабат бозган өчен 1 елга хокукларыннан мәхрүм итү.

 Районның шәһәр яны трассаларына һәм авария хәлендәге участокларына аерым игътибар биреләчәк. 

Лениногорск автоинспекциясе руль артында утыручыларга мөрәҗәгать итә:

Рөхсәт ителмәгән урында, рөхсәт булган урыннарда хәрәкәтегезнең куркынычсыз булуына инанмый торып каршы як юлга чыгарга ашыкмагыз, сезне өйдә көтәләр!

фото: ГИБДД Лениногорск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев