Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида хокук сакчыларына буйсынмаган өчен ир-атка штраф салганнар

Хокук сакчылары рейдта тоткарлый

Лениногорск судьясы салган 2 мең сум штраф Россия Федерациясенең Административ хокук бозу турындагы кодексы маддәсен бозган өчен иде.

Закон бозучы –  41 яшьлек Лениногорск кешесе. Ул исерек хәлдә машина йөртү предметына медицина тикшерүеннән баш тартып кына калмаган, ә тупас формада полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмау да күрсәткән.

Әлеге хәл  шәһәр урамнарының берсендә булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шоферны туктатып, аның исереклек халәтенә шик тугач, алар машина йөртүчегә тикшерү узарга тәкъдим итәләр. Тик шофер баш тарта. Бу очракта, беркетмә нигезендә, тәртип саклаучылар машина йөртүчене машинадан төшерәләр һәм транспортны махсус тукталышка эвакуациялиләр, ә үзен кул богавында Лениногорск судына озатканнар.

Әлеге шофер элегрәк административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылмаган булган.  Бары шуның аркасында гына штрафны азрак түләткәннәр.

 

Фото: Госавтоинспекция Лениногорска.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев