Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида юл-транспорт нәтиҗәсендә машина тротуарга “очкан”

Шәһәрдә Куйбышев-Ленин урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булды.


“Чери” машинасы белән “Опель Астра” машинасы бәрелешә. Нык бәрелү нәтиҗәсендә беренче машина тротуарга чыгып “оча”. Авария төнлә белән була, шунлыктан бәхеткә тротуарда  кешеләр булмый.

Авария нәтиҗәсендә “Чери” автомобиленең 22 яшьлек шоферы зыян күрә. Ул күп санлы җәрәхәтләр белән Лениногорск үзәк район хастаханәсенә китерелә. “Опель” машинасының 39 яшьлек хуҗасына автомобильне төзәтергә туры киләчәк. Ул ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучы да, чөнки светофорсыз киселештә юл бирмәгән.

 

Фотолар: ЮХИДИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев