Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы ир-ат көчле исерек хәлдә рульгә утырган һәм вакытында туктатылган

Шәһәрнең Чайковский урамындагы 17В йорты янында, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Lada Granta автомобилен туктата.

Руль артында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 1990 елгы ир-ат була.

Сертификацияләнгән «Алкотектор Юпитер-К» приборын кулланып тикшерү нәтиҗәсе руль артында утыручының бер литр сулышында  0,966 миллиграм алкоголь тәшкил итүен күрсәткән. Бу рөхсәт ителгән нормадан шактый артып китә.

 Хокук бозучыга карата РФ Административ кодексының 12.7 маддәсенең 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Әлеге маддә идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затның транспорт чарасы руле артына янә утырганы өчен җәза билгели. Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше -административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән затның исерек хәлдә рульгә утырганы өчен өстәмә җәза билгеләнәчәк.

 Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: исерек килеш автомобиль йөртү — юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч белән яный.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев