Лениногорскилылар, игътибарсыз калдырмагыз: автомобиль хуҗалары өчен законнарда яңалыклар бар
Үзгәрешләр агымдагы елның 18 нче июленнән гамәлгә кертелде.
Төп үзгәреш штрафларны арттыруга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең аерым пунктларын үтәмәгән өчен катгый җаваплылык чаралары кертүгә кагыла. Әлеге үзгәрешләрнең иң мөһимнәреннән берсе шул, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре таләпләренә буйсынудан баш тарту башка җәзасыз калмаячак. Элек мондый таләпне бозган өчен - 500 сум, ә иң күбе -800 сум акчалата штраф булса, хәзер катгый чаралар каралган, ул 7 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф. Кабат баш тарткан очракта ГАИ хезмәткәре инде 10 мең сум күләмендә штраф салырга яки машина йөртүчене дүрт айдан алты айга кадәр вакытлыча транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә хокуклы.
Йөк автотранспортының массасы һәм зурлыгы буенча билгеләнгән нормативларны бозган өчен санкцияләр күләме сизелерлек артты. Мәсәлән, рөхсәт ителгән габаритлардан ун сантиметрга кадәр чыккан өчен, элеккеге 1мең 500 сум штраф урынына, машина йөртүчегә 150 мең сум күләмендә зур сумма түләргә туры киләчәк. Шундый ук күренеш масса яки габаритларның норматив күрсәткечләре 10-50 процент диапазонына арткан очракта да күзәтелә, мондый хәлләр автомобиль хуҗасына 300-450 мең сум штраф белән яный.
Авырлык контроле процедурасын бозу шулай ук зур финанс югалтуларга китерәчәк. Мәҗбүри контроль узуны игътибарсыз калдырган машина йөртүчеләр яки йөк машиналары милекчеләре 600 мең сум күләмендә зур штраф белән очрашырга мөмкин. Әлеге санкцияләр чит ил кешеләренә дә кагылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закондагы үзгәрешләрдә мондый хокук бозулар белән бәйле эшләрне карау вакыты да яңача билгеләнде. Хәзер автомобиль хуҗасын ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозу теркәлгәннән соң, бер календарь ел дәвамында җаваплылыкка тарта алачаклар.
Фото: «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев