Лениногорскиның Чайковский урамында берничә автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды
Тиешле интервалны сакламыйча каршы як полосага чыга.
16 апрельдә иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә Тимәш авылы ягыннан килүче “Лада Веста” машинасы юлның киңлеген һәм ян-яктан тиешле интервалны сакламыйча каршы як полосага чыккан, нәтиҗәдә 2 автомобиль белән бәрелешкән.
“Лада Вестаның” 1958 нче елгы йөртүчесе РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 9.10 пунктларын бозу сәбәпле, башта ВАЗ машинасына, аннан “Датсун Он До” га килеп бәрелгән.
Бәрелү нәтиҗәсендә “Лада Веста” пассажиры җәрәхәтләр алган һәм Бөгелмә хастаханәсенә озатылган. Ә автомобиль белән идарә иткән ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибы тикшереп, өенә кайтарып җибәргән.
“Датсун Он До” автомобиленең шофёрының сәламәтлегенә зыян килмәгән, аны да табиб тикшергәннән соң, өенә озатканнар, ә менә аның пассажиры өчен бәрелеш эзсез үтмәгән. Аны да Бөгелмәгә хастаханәгә алып киткәннәр, икенче пассажир –сау-сәламәт.
ВАЗ автомобилен йөртүчесе дә һаләкәт урынында тикшереп, сәламәтлегенә зыян салынмавын ачыклаганнар. Өч автомобильнең дә йөртүчеләре һәм пассажирлары куркынычсызлык каешларын каптырган булган.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр һәм барлык пассажирлар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри, дип искәртә.
Фото Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев