Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

«Шевроле» машинасы, «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән

«Шевроле» автомобиле, Татарстан юлында «ГАЗель» белән бәрелешкәч, металл өеменә әверелгән.

 

Әлеге аварияне күргән кешеләр белдергәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Биредә «ГАЗель» фургоны һәм Түбән Новгород өлкәсе номерлары куелган «Шевроле» автомобиле юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, «ГАЗель» исә юлга аркылы баскан.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесен ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте. Аның куллары җәрәхәтләнгән иде», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев