Татарстанда агачка килеп кергән машинада 16 яшьлек җиде яшүсмер барган, 6 кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда агачка килеп кергән машинада 16 яшьлек җиде яшүсмер барган, 6 кеше һәлак булган

Коточкыч фаҗига

24 июль төнендә Яшел Үзән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.

ГАИның якынча мәгълүматлары буенча, салонында 7 кеше булган  «Шевроле Ланос» машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламый һәм  идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә,  автомобиль агачка барып бәрелә һәм яна.

Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше: шофер һәм 5 пассажир һәлак була.  Бер баланы төрле җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә  алып китәләр. Машина янып бетә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган. Зыян күрүчене китергәннәр.

Татарстанның Тикшерү комитеты юл кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә кешеләр үлеменә китергән һәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү эшләре башланды. 

 

татар-информ

Фото: Прокуратура РТ

 

 


Нет комментариев