Татарстанда бишекле мотоцикл йөртүчесе зур тизлектә баганага бәрелеп үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда бишекле мотоцикл йөртүчесе зур тизлектә баганага бәрелеп үлгән

Татарстанда бишекле мотоцикл йөртүчесе зур тизлектә ут баганасына бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

 

«Кичә 19.00 сәгатьтә Әгерҗе районының Исәнбай авылында 54 яшьлек мотоциклчы, башлангыч мәгълүматларга караганда, зур тизлектә ут баганасына килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190665/


Нет комментариев