Татарстанда М7 юлындагы авариядә өч кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда М7 юлындагы авариядә өч кеше һәлак булган

"Рено Дастер" йөртүчесе, аның ике пассажиры урында ук һәлак булган.

Татарстанда М7 трассасында Мәскәү-Уфа юлының 762нче километрында авариядә берьюлы өч кеше һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген Мәскәү-Уфа юлының 762нче километрында "Рено Дастер" машинасы "Мерседес" йөк машинасы белән бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүче юл торышын исәпкә алмаган, тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан", - диделәр ведомствода.

Авариядән соң, "Рено Дастер" йөртүчесе, аның ике пассажиры урында ук һәлак булган. "Рено"да булган тагын бер пассажирны хастаханәгә озатканнар.

Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181292/

фото интернеттан алынды


Нет комментариев