Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда яшь хатын белән ике яшьлек бала автобуска тапталган

Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте

Кыз баланы Республика балалар клиник хастаханәсендә караганнар. Аңа ярдәм күрсәтеп, әтисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханәнең матбугат үзәгендә баланың башы бәрелүен, сөякләренә зыян тимәвен әйттеләр.

“Яшь хатынны Республика клиник хастаханәсенә салдылар, хәле уртача авырлыкта”, - диделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

http://matbugat.ru/news/?id=23703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев