Татарстанда юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлгән

Түбән Кама янындагы юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән Зәй-Яр Чаллы-Әлмәт юлында "Лада" машинасы "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешү...

Түбән Кама янындагы юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.
Бүген иртән Зәй-Яр Чаллы-Әлмәт юлында "Лада" машинасы "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән.
Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
Бәрелешү шулкадәр көчле булган, "Лада" юлдан чыгып очкан һәм ут баганасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын урында җан биргән.
Юл һәлакәте урынында тикшерүчеләр эшли.
Татар-информ

Нет комментариев