Яңа ел бәйрәмнәрендә Лениногорск районында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Шуның икесендә шофер һәм олы яшьтәге пассажир зыян күргән.
2 гыйнвар көнне Кичүй – Урмышлы трассасында кичке бишләр тирәсендә чит ил автомобиле белән “Лада Веста” бәрелешә. “Лада” машинасында ике пассажир була. Берсе – 2009 елгы малай, икенчесе – 1950 елгы ир-ат. Ул тән җәрәхәтләре ала һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә җибәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, чит ил автомобиленең 23 яшьлек шоферы авариядә гаепле. Ул тизлекне арттырган һәм начар юл шартларын исәпкә алмаган. Административ тикшерү эше кузгатылган.
5 гыйнвар көнне кич белән Бөгелмә – Лениногорск автоюлында “Нива” автомобиленең 31 яшьлек шоферы идарә итүне югалта һәм чит ил машинасына килеп бәрелә. Зыян күргән машинада 1963 елгы шофер була. Аны төрле тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, авариядә чит ил машинасы шоферы гаепле, начар һава шартларында тизлек режимын сакламаган.
Фото: ГИБДД Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев