Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыклый алачак

Киләсе елда Россиядә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә торган җайланмага ия булачак.

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников «Милицейская волна» радиостанциясе эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул ачыклык керткәнчә, әлеге прибор алкоголь парлары бармы-юкмы икәнлеген күрсәтәчәк, алар булмаса, машина йөртүче медицина тикшерүе үтүдән азат ителәчәк. Черников искәрткәнчә, бу проблема һаман да актуаль булып кала — кагыйдә бозучыларның күпчелеге исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кабат административ җаваплылыкка тартыла.

Шул ук вакытта, Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, Россиядә 2021 елның биш аенда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 40 процентка диярлек кимегән. Ул билгеләп үткәнчә, бу системалы чаралар үткәрүнең нәтиҗәсе булган.

Элегрәк Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен җинаять җаваплылыгын катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән иде. Моның өчен иректән мәхрүм итү срогы ике елдан өч елга, ә штраф күләме 200-300 меңнән 300-500 мең сумга кадәр арттырылачак; яки ул бер-ике еллык урынына ике-өч еллык хезмәт хакы күләменә тигез булачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/01-07-2021/yuhidi-hezm-tk-rl-re-iserek-h-ld-ge-mashina-y-rt-chel-rne-tiz-arada-achyklyy-alachak-5828797

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев