Юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районында чит ил маркалы машина 21 яшьлек егетне таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Узган шимбәдә Каратун-Чирмешән юлының 4нче чакрымында «Рено Дастер» автомобиле 21 яшьлек егетне таптаткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машинаның тизлеге зур булган, ә егет автомобильгә каршы юнәлештә барган, аның киемендә утны кире яктырткыч элементлар булмаган.

Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/03/172746/


Нет комментариев