Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Законсыз рәвештә машина йөртү таныклыгы алып, машинада йөргән лениногорскилының эше прокуратурада каралды

Лениногорск шәһәр прокуратурасы законсыз рәвештә машина йөртү таныклыгы алган җирле кешегә карата дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте һәм дәгъва канәгатьләндерелде.

Шәһәр урамнарының берсендә ГАИ инспекоры документлар тикшерү өчен туктатылган машинаның йөртүчесе үзен сәер тота башлый. Документларын инспекторга сузганда, “каракның –бүреге яна” дигәндәй, буталчык хәрәкәтләр ясый, артык сүзләр өстәп җибәрә, кыскасы, юл иминлеге хезмәткәрен шиккә төшерә. Дәүләт автоинспекциясе базасында аның документларын тикшереп карагач, инспекторның шиге нигезсез булмавы ачыклана. Йөртү таныклыгы – ялган булып чыга.

Алга таба тикшерү ачыклаганча, ялган документ белән тотылучы Бөгелмә районы буенча  юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе теркәү-имтихан бүлегенең билгесез хезмәткәрләренә ришвәт биреп,  законсыз рәвештә машина йөртү таныклыгы ала,  документ аңа транспорт чаралары белән идарә итү  хокукы бирә.

Әлеге факт хокук саклау органнары тарафыннан ачылган. Россия Федерациясе Җинаять Кодексы 291 маддәсенең 3 өлеше - ришвәт бирү буенча җинаять эше кузгатыла.

Шәһәр прокуратурасы судка җавап бирүченең машина йөртү таныклыгы алу фактын законсыз дип тану һәм аны гамәлдән чыгару, шулай ук җавап бирүчене дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә хокукларын тапшырырга мәҗбүр итү таләбе белән мөрәҗәгать итте. Дәгъва таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелде.

Ялган документлар ясаучы Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең теркәү-имтихан бүлеге хезмәткәрләренә карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 маддәсе – «ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр һәм бланклар ясау, ясау яки әйләнешкә кертү» буенча җинаять эше кузгатылган.

Җәза ике елга кадәр иреген чикләү яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр,  алты айга кадәр кулга алыну яки ике елга кадәр иректән мәхрүм ителүне күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев