Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Өйдә дезинфекцияне ничек үткәрергә?

Ишек тоткаларына, ут кабызгыч һәм сүндергечләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

 

 

Роспотребнадзор коронавирус пандемиясе вакытында үз өендә дезинфекцияләүне ничек дөрес итеп үткәрергә, ишек тоткаларына, ут кабызгыч һәм сүндергечләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Ведомстволарда да нәкъ менә ишек тоткалары җентекләп юарга киңәш итәләр.

Аларны сабын белән юарга, шулай ук антисептик яки хлорлы эретмә белән эшкәртергә кирәк. Шулай УК выключательләрне дәантисептиклы тастымал (салфетка) белән эшкәртергә кирәк.
Моннан тыш, “Роспотребнадзор”да шкаф тоткычларының, урындык артларының, өстәлләрнең һәм көнкүреш техникасының чисталыгы зарурлыгына игътибарны юнәлтәләр.

Бу ванна бүлмәсендә көнкүреш химиясе һәм кайнар су ярдәмендә көн саен смеситель, раковиналарны чистартып торуга да кагыла.Теш щеткалары һәм таракларны да антисептик белән ңэшкәртеп торырга киңәш ителә.

"Йортта яки фатирда дымлы җыештыру эшләрен, әгәр барысы да сәламәт булса, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш химиясе чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Йортта авыру кеше булса, дымлы җыештыру эшләрен көн саен башкарырга һәм хлор нигезендә дезинфекция чараларын кулланырга кирәк", - дип күрсәтә Роспотребнадзор белгечләре.

 

https://vk.com/bugulma_awazy

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев