Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылы апалары махсус хәрби операциядәге солдатларга токмачлар кисү өмәсе уздырдылар

Апалар үзләре токмач кисә, үзләре теләк тели.

Түбән Чыршылы авылы китапханәсе сайты хәбәр иткәнчә,  авылда яшәүче  Илдар һәм Гүзәлия гаиләсендә махсус хәрби операциясендә катнашучылар өчен токмач кисү өмәсе үткән.

"Уңган хатын-кызлар  күңел җылысын кушып, изге теләкләрен тели-тели бик тырышып эшләделәр. Бикбаевлар гаиләсенә һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Егетләребезнең сау-сәламәт булып, җиңү белән кайтуларын теләп калабыз!", - дип яза китапханә.

Сигез хатын-кыз токмачка камыр басып, җәеп, токмачларны кул белән кисеп, тиз генә эшләп тә куйганнар. Аннары савытларга тутырганнар. Токмачларны МХОга китүче хәрбиләр артыннан биреп җибәрәчәкләр.

Молодцы, апалар! Игелекле эшегез дәвамлы булсын.

фотолар: видеодан скриншот 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев