Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музее хәтер китабын яңа форматта төзи

Лениногорскидагы Туган якны өйрәнү музееның “Үлемсез полк сөйли” электрон энциклопедиясе” проекты мәдәни инициативалар Президент фонды махсус конкурсында җиңүче булды.


Музей директоры Нэля Галиева әйтүенчә, Лениногорск районында туып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматны шундый форматта саклауга музейга экскурсиягә килгән балалар сәбәпче булган. “Балалар музейга килгәч, хәтер залында фотографияләр күреп, ник монда стендта минем бабай юк, дип сорыйлар иде. Чыннан да, бик мәгънәле сорау. Шуннан без Лениногорск районының сугыш ветераннары турында мәгълүмат кертелә торган электрон энциклопедия турында уйлый башладык. Аны һәркем карый алсын һәм туганын таба алсын иде”, - дип сөйли музей директоры Нэля Галиева.

Моңа кадәр музей хезмәткәрләренең шул исемдәге интернет-проекты буенча тәҗрибәләре бар иде. Проект музей сайтына куелып, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре аша тарала иде. Анда Лениногорск ветераннары турында, сугышта катнашканнарның истәлекләре куелды.

“Үлемсез полк сөйли” электрон энциклопедиясе” проектын тормышка ашыру белән, җыелган мәгълүматлар, материаллар тагын да һәркем өчен уңайлы булачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат  безнең музейның Хәтер залында электрон китапта булачак. Музейга килүче һәркем аны ачып карый алачак, таныша алачак, - ди Нэля Галиева.
Музей откан грантның күләме -  595 мең сум. Акчалар энциклопедиянең интерактив комплексын тулыландыру өчен тотылачак.

Проектны тормышка ашырганда лениногорскилыларның да ярдәме кирәк булачак: музейга Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарыгыз турында фотолар, документлар китерә аласыз. Шулай ук райондагы тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында материаллар ярый. Болар барысы да электрон энциклопедиягә керәчәк, тарихта калачак.

фото: ЛКМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев