Тормыш юлы сыналып тора.
Әлхәмдүлилләһ, без һәр көнне Аллаһның чиксез рәхмәтендә яшибез. Шул ук вакытта бу тормыш юлы, җәйге кояштан соң салкын көз вә кыш килгән кебек күзгә күренеп сынала.
Кичә генә йөгереп йөргән кеше бүген хастаханәдә ятарга мөмкин. Кичә генә муллыкта яшәгән кеше бүген бурычларга батырга мөмкин. Түрәдә яки уңышлы кешеләргә карап, без аларны гел шулай яшәгән дип уйлыйбыз. Әмма сораша башласаң: берсе куркыныч авариядән соң сөякләрен җыеп аякка баскан, икенчесе — моннан 5 ел элек кенә хатыны ипигә җибәргәч, копилкадагы 10 сумлык тиеннәрне җыеп кибеткә барганын искә ала...
Бу — Аллаһы Тәгаләнең кануны. Ул безне төрлечә сыный: кемнедер фәкыйрьлек, кемнедер байлык яки бәхетсезлек белән. Әмма Коръәндә иң гүзәл вәгъдә бар: «Авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек киләчәк» («әш-Шәрх» сүрәсе). Сынаулар чикле, ә Раббыбызның җиңеллеге — чиксез.
Сөекле Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) искә төшерик: ятимлекне дә, ачлыктан эченә таш бәйләп йөрүне дә, икешәр ай өендә учак янмавын да күрде Ул. Шуңа карамастан, һәрвакыт Раббыбыз турында яхшы уйда булды.
Шуңа күрә, һәр мөселман тормышында 3 алтын кагыйдәне истә тотарга тиеш:
Сынау килгәндә — сабыр итәргә.
Яхшы яшәгәндә — шөкер итәргә.
Ялгышып хата кылганда — тәүбәгә килеп, гафу сорарга.
Раббыбыз бу сынауларны безне җәзалау өчен түгел, ә гөнаһларыбыздан чистарту, иманыбызны ныгыту һәм рухи яктан чыныктыру өчен бирә.
Әгәр без: «Раббым биргән бу сынауның ахырында иксез-чиксез әҗер-саваплар бар. Бу дөньяда Аның рәхмәтенә ирешермен, ә ахирәттә исә шушы сабырлыгым аркасында югары дәрәҗәле Фирдәвес җәннәтләренә керү бәхәтенә насыйп булырмын, ин шәә Аллаһ», — дип, бары тик хәерлесен генә өмет итсәк, Раббыбыз безнең барлык эшләребезне дә күркәм рәвештә көйләп куяр.
(Раил Фәйзрахманов)
(Айгөл Бариева блогыннан)
Нет комментариев