Игелекле эшләр.
Чираттагы хәйрия концерты Бәкер шифаханәсе мәдәният йортында узды.
Лениногорскиның “С любовью и молитвами” волонтер төркеме чираттагы игелекле эшне башкарды: район волонтерлары катнашында концерт узды. Волонтер төркемнең филиаллары катнашты: Яңа Сережкино, Мордва Кармалка, Иске Шөгер, Федотовка, Кирлегәч, Куакбаш, Урдалы, Яңа Иштирәк.
Районыбызның артистлары янәдән үзләренең талантларын исбатлады. Оста итеп җырлар башкардылар, биюләр, гармун моңнары – болар халкыбызның бердәм булуын күрсәтте.
Волонтер төркемнәр хәрби операция зонасына җибәрә торган әйберләрдән, әйтик, маскировка челтәрләре, бәйләгән носкилар, теккән плащ-пончолар, балалар хатлары – болар күргәзмә ясап куелган иде.
Хәйрия концертында барлыгы 34 мең сум акча җыелган. Акчалар маскировка челтәренә материаллар алу өчен тотылачак.
Чираттагы хәйрия концерты – Яңа Иштирәк авылында, 26 ноябрьдә узачак.Башлана: 18.00 сәгатьтә.
Нет комментариев