Урдалы авылында мәктәп укучылары  милли киемнәр эскизын тәкъдим итте
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылында мәктәп укучылары милли киемнәр эскизын тәкъдим итте

Һәр традицион кием — уникаль сәнгать әсәре.

30 октябрьдән  20 ноябрьгә кадәр "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты кысаларында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган "Мәдәни шимбә. Милли кием: буыннарны бәйләүче җеп" бөтенроссия еллык акциясе уза. 

Акция яшьләрне традицион мәдәният белән кызыксындырырга, халык киеменең тарихы һәм сәнгать үзенчәлекләре белән таныштырырга, шулай ук илнең мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә чакыра. 

Урдал авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган "Мәдәни шимбә. Милли кием: буыннарны бәйләүче җеп" бөтенроссия акциясендә катнашты. 

Милли киемнәр аша укучылар Россиянең төрле халыклары тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышты. "Традицияләргә яңача караш" иҗади номинациясендә укучылар  татар милли киеме элементлары нигезендә эшләнгән заманча кием эскизларын тәкъдим итте.

“ Борынгы бизәкләр бүгенге көндә ничек стильле була ала? Безнең яшь дизайнерларыбыз җавапны белә, алар халык киеменең бай тарихын өйрәнде һәм заманча яңгыраш бүләк итте”, - дип хәбәр итә Урдалы китапханәсе.
 

 


Нет комментариев