ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дата-үзәге инсульт сурәтен 9 минут эчендә тасвирлый

Экспертлар шунда ук дистанцион консилиумга чыга.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология дата-үзәге илнең иң тиз референс-үзәкләре рәтенә керде: сурәттән (снимок) алып урында табиб ала торган нәтиҗәгә кадәр уртача 9 минут вакыт уза. Мондый нәтиҗәгә республика сәламәтлек саклавының цифрлы инфраструктурасын масштаблы яңарту нәтиҗәсендә ирешкәннәр, дип хәбәр иттеләр министрлыктан.

Бөтен республикадан сурәтләр (снимоклар) дата-үзәккә килә, анда тәүлек әйләнәсе кан тамырлары үзәкләрендә эш тәҗрибәсе булган рентгенологлар кизү тора. Компьютер томограммаларын алар бердәм структур протоколлар буенча тасвирлый — аларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан тыш белгечләре ишемик инсульт һәм кан саву өчен аерым эшләгән. Тикшерү килеп ирешү белән, экспертлар шунда ук дистанцион консилиумга чыга һәм аны реаль вакыт режимында, очрашып көтеп тормыйча, тикшерә.

 

Казань КП


Нет комментариев