«Друзья» халыкара яшьләр лагеренда катнашучылар Татарстанны Мөхәммәд бән Заид исемендәге Гуманитар университетта һәм Әбу-Даби шәһәрендәге Примаков исемендәге Рус мәктәбендә тәкъдим иттеләр.
Сәфәр кысаларында яшүсмерләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәдәниятен, мәгариф мәйданчыкларын өйрәнәләр һәм үз проектларын эшлиләр.
Мөхәммәд бән Заид исемендәге университетта мәктәп укучылары республика традицияләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Очрашуда югары уку йорты ректоры, доктор Халифа Мубарак Әл Дәһери һәм мактаулы кунаклар катнашты. Делегация өчен шулай ук экскурсия һәм университетның мәгариф мохите белән танышу оештырылды.
Примаков исемендәге Рус мәктәбендә лагерь катнашучылары Сабантуй үткәрделәр. Мәктәп укучылары отрядларның презентацияләрен, иҗади номерлар әзерләделәр һәм кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар.
Лагерь программасына шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәдәни мирасын өйрәнү дә керә. Яшүсмерләр Шәех Заид фестиваленә, Абу-Даби Луврына һәм Табигый тарих музеена бардылар. Моннан тыш, алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия Илчелеге атташесы Владимир Красноперов, Дубайдагы Татарстан сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм халыкара җәмгыятьнең башка вәкилләре белән очраштылар.
Алынган тәҗрибәне катнашучылар мәдәният, спорт, медиа, яшьләр дипломатиясе, экология һәм иреклелек өлкәсендәге башлангычларны эшләгәндә файдаланалар. Проектлар Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтеләчәк.
"Друзья" халыкара яшьләр лагере Абу-Дабидә 12 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр уза. Делегациягә 78 кеше, шул исәптән 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, озатып йөрүчеләр һәм оештыручылар керде. Проектны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр дипломатиясе академиясе, "Беренчеләр хәрәкәте"нең төбәк бүлеге һәм "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме ярдәме белән гамәлгә ашыра.
Вести-Татарстан
Нет комментариев