Җиңүчеләр ачыкланды.
Шөгер мәктәбе һәм Шөгер балалар сәламәтләндерү үзәге базасында район мәктәпләренең 7-9 нчы класс укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда 5 мәктәп командасы катнашты: Шөгер мәктәбе, Зеленая Роща, Тимәш, Иске Куак, Подлесная мәктәбе. Ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.
Егетләр арасында узган баскетбол ярышында беренче урынны Шөгер мәктәбе алды (укытучы Наил Гыйльманов). Икенче урында — Зеленая Роща мәктәбе (укытучы Илгизәр Мавлютов). Өченче урынны Тимәш мәктәбе алды (укытучы Анна Ганина).
Кызлар арасында җиңүче булып Шөгер мәктәбе танылды. Икенче урынны Тимәш алды, өченче урында — Зеленая Роща мәктәбе .
Нет комментариев