Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Иштирәктән Габделхәй Фәйрушин: «Дошманны гына җиңик дип, бер эштән дә курыкмадык»

Сугыш елларында 12 яшьлек Габделхәй Фәйрушин һәм аның яшьтәшләре, алты малай һәм алты кыз кыр бригадасы ясап, фронтка киткән әтиләре-абыйларын алыштырган.

Шушы араларда гына 98 яшен тутырган Габделхәй ага, үзенең яраткан хоккей командасы уйнаганда, бөтен дөньясын онытып,  аларга көч-куәт биреп утыра. Башкалабызның “Ак Барс” хоккей командасының иң тугры, какшамас  һәм ышанычлы җанатары ул.

Тугрылык һәм ышанычлылык турында сүз барганда, Габделхәй  агада бу сыйфатлар бик кечкенә малай чагында ук барлыкка килгән. Аңа 4 яшь, ә энесе Камилгә нибары 2 генә яшь булганда, аларны әниләре калдырып киткән. Шул китүеннән балаларга инде газиз әни назын-җылысын күрү насыйп булмаган. Әтиләре Габдулла көн-төн эштә булганга, бәләкәй Габделхәйгә яклаучы, ышанычлы зур абый кешегә әверелергә туры килгән. 

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Габдулла улы Фәйрушин 1929 нчы елда районыбызның Яңа Иштирәк авылында туган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь булган, ул авыр еллар бизмәне белән үлчәгәндә, бу инде йорт эшендә дә, күмәк хуҗалыкта да җир җимертеп эшли торган үсмер дигән сүз. Габдулла абзыйны авылның барлык ир-атлары сыман ук беренче көннән үк фронтка алганнар. Бу вакытта малайларның инде үги әниләре булган булуын, әмма ул балаларга якты чырай күрсәтергә ашыкмаган.

Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңү көнен кайда каршылавы турында сорауга ул, “Мин сугыш башланган көнне дә, Җиңү хәбәрен алган көндә дә кырда – сабанда идем”,- диде. Сугышка кадәр дә инде кыр эшләре барышында кул астына керә башлаган үсмерләр, авылдагы ир-атлар фронтка киткәч, бу эшне тулаем үз өсләренә алган диярлек. Аларга күз-колак булып, киңәшләрен биреп торырга булса бер-ике авыл карты булгандыр.

“Без алты малай һәм алты кыздан торган кыр эшләре бригадасы идек. Малайлар ат янәшәсендә, кызлар сабан тота, яшьлек-балалык белән без авырлыкны тоймаганбыз, күрәсең, ә менә ач тамак үзе турында бертуктаусыз сиздереп тора иде. Иртәдән кичкә кадәр эшләгәнебез өчен безгә берәр кашык иләмәгән солы оны һәм өч кешегә ике бәрәңге бирәләр иде. Бервакыт авылдагы хәллерәк берәүләрнең көздән базга салган бәрәңгеләре бозылган, “янган” диләр иде аны авылча әйтсәң. Без менә шул бәрәңгене ашап бөтенебез бик нык агуланган идек”,- дип сөйли Габделхәй ага.

Сугыш беткәч тә, бөтен сәламәтлекләрен фашистлар белән көрәштә калдырып, туган якларына кайта алган ир-егетләргә, авылны, илне торгызу өчен Габделхәй сыман үсмерләр ярдәме кирәк булган әле. Алар бергәләшеп шушы изге эшкә керешкән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Габдулла абзыйга да туган өенә-балалары янына кайту насыйп булган, ул улларының гаиләле булуын һәм оныкларын күрү бәхетенә ирешкән.

Габделхәй Урмышлы авылы кызы Гаҗилә белән гаилә корган. Алар бергәләшеп биш бала тәрбияләп үстергәннәр,  өч кызлары –Гөлүсә, Гөлсинә һәм Гүзәлия, ике уллары – Марат һәм Булат. Кызганыч, бала хәсрәте дә аларны читләтеп үтмәгән, хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан уллары Марат, хәрби комиссариатка исәпкә басарга киткән җиреннән исән-сау әйләнеп кайта алмаган. Армиядән кайтуына дүрт көн дигәндә фаҗигале төстә һәлак булган.

Габделхәй ага бүгенге көндә кызы Гөлсинә тәрбиясендә яши.

“ Әти-әни олыгайгач кайттым, 10 ел булды, үзем Тимәштә яши идем, фатирым да шунда. Әтиебез бик эшчән, тәртипле кеше, балалар-оныклар да аның үрнәгендә үсте. Өстәвенә ул бик шаяртырга да ярата, үзе кырык яшеннән алып авызына хәмер тидермәгән. Акча янчыгы гел үзе белән, әле хәзер дә шулай. Салгаларга яратучылар бурычка сорап килгәндә, юри яньчегеннән иң зур кәгазь акчаны чыгарып күрсәтә дә, “миндә менә шундыйлар гына шул”дип, йөзенә кызганган кыяфәт чыгара икән. Ә хоккейны карыйбыз инде! Әле берничә көн элек “Ак Барс” командасы уйнаганын карадык, көндәш команданы бик шәп җиңделәр, әтинең шатлануның чиге булмады. Балалар аңа команданың эмблемасы төшерелгән бейсболка һәм шарф та алып биргәннәр иде, шуларны киеп утыра, чын стадиондагы болельщик инде”,- ди Гөлсинә ханым.

Ул үзе дә ике ул тәрбияләп үстергән, улы Рөстәм хәрби операция зонасында булган, яраланганнан соң дәваланып, ялга кайтып киткән. 

Габделхәй аганы 98 яше белән тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова да килгән булган, ә Җиңү көне алдыннан ул тыл ветеранына Россия Президнтының котлау хатын тапшырды. Габделхәй абзый аны үз куллары белән ачып, бик җентекләп карады, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән сугыш еллары балаларын онытмауларына рәхмәтен белдерде. Әмма бераз гына шуклык та өстәми калмады. “Бу юлы медаль алып килмәдеңмени?”,- дип сорап куйды ул, өстенә кигән костюмындагы бихисап орден-медальләрен чыңлатып. Авыл җирлеге башлыгын бер мизгелгә генә сүзсез дә калдырды хәтта. Габделхәй аганың шаян холкын белә Гөлия Рәфгатевна.

“Мин Габделхәй абыйның колхоз эшендә, авылда тормышында актив катнашып, йөгереп эшләп йөргән чакларын да күрдем. Ул бит бик тынгысыз, олыгайганчы эштә булды. Бездә хәзер Бөек Ватан сугышы ветераннары икәү генә калды бит. Бөек Җиңүнең ниләр барәбәренә яулап алынуын үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә кичергән кешеләр, алар – данлы тарихыбызның бер өлеше. Шуңа күрә дә энҗе бөртекләре сыман кадерле, ике ветераныбызның да алтын юбилейларын бергә-бергә  каршылыйсыбыз бик килә”,-ди авыл башлыгы.

Габделхәй аганың хәзер инде тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар, алар бабалары белән аралашып торалар һәм аның “хоккей җене” кагылган бабай булуын да беләләр. Бергә очрашсалар, сөйләшергә уртак темалары күп, Габделхәй ага үзе дә тормышның барлык тармаклары белән кызыксынып яши.

Авыр сугыш елларын, ятимлек ачысын кичергән ул, әмма тормышка булган гамен югалтмыйча гомере буе саклаган. Безнең бүгенге күгебез аяз, табыннарыбыз ризыклы булсын өчен 12 яшьлек малай чагыннан көч куйган тыл ветеранына күңел түрендә булган иң җылы хисләрне калдырабыз. Ризыгың киң булсын, Габделхәй абзый!


Исламия Галимова фотолары

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 8 май санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев