Лениногорскида быел ягу сезоны узган елга караганда иртәрәк башланачак
Салкыннар килә.
Лениногорскида 514 күпфатирлы йортлар җылылык кабул итүгә әзер дип сайтыбызда хәбәр иткән идек.
Бүген мэриядә узган атналык планеркада сүз ягу сезоны турында да булды. «Узган ел 3 октябрьдә ягу сезоны башланган булган. Быел бераз ул датадан иртәрәк башларга дигән фараз бар. Беренче чиратта, балалар бакчасы, хастаханәләр, мәктәпләргә җылылк җибәреләчәк», – диде планеркада шәһәр мэры Марат Гирфанов.
Ягу сезонын башлау турында дата билгеле булу белән хәбәр итәчәкбез. Безне карап, укып барыгыз.
Синоптиклар фаразына караганда, атна ахырында суытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев