Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Чишмә урамында янгын чыккан

Үткән ял көннәрендә Лениногорск шәһәре һәм районында ике янгын очрагы теркәлгән.

Аның берсе Дурасово авылында, дип язган идек. 

Икенчесе Лениногорск шәһәренең Чишмә урамында була. Шәхси мунчага ут кабуы турында хәбәр янгынга каршы хезмәт бүлегенә  иртәнге 9 туларга 15 минутта килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп, аны 20 минутта сүндергән. Шулай да, санаулы минутлар эчендә  20 квадрат мәйдандагы мунчаның эчке ягы һәм түбәсе янып, яраксызга чыккан.

Ут кабуның сәбәбе - электр җиһазларын тоташтырганда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве дип фаразлыйлар. 

Бәхеткә, кеше сәламәтлегенә зыян китерелмәгән.

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев